По страницам летописи
 

Меню сайта

Как это было

 Земляки, выходце из наших краев, мне очень важно знать ваше мнение на эту страницу. Здесь записана только несколько страниц из истории нашей деревни. Интересует ли вас летопись Байгузино? Оставьте ваши мнение в гостевой книге.

Их җанкай Гыйззелбанат,
Уймактай авызларың...
Унсигезенче гасыр азакларында булса кирәк(датасы төгәл генә билгеле түгел) Уракай авылы югарыдан (Талип чокыры буеннан) түбәнгә - Урҗа елгасы буена күчеп утырган. Дөресрәге Байгуҗа авыл кешеләре Уракайларга Урҗа елгасы буендагы Байгуҗа авыл җиренә күчеп утырырга рөхсәт иткәннәр.
Борынгыда безнең төньяктагы межа Уракай чокыры буйлап барып, Гөтбер кырындагы елгачык буйлап үткән дип әйткән идек инде. Уракай чокырының теге ягы (яки төньяк яры) Уртавыл җирләре булган. Уртавыл межасы буена Уракай килеп авыл булып утыргач , Уртавыл кешеләре бик ачуланганнар. Чөнки алар элек электән Уракайларга тынгы бирмәгәннәр. Байгуҗа авыл кешеләреннән куркып кына Уракайга ачыктан ачык каршы чыкмаганнар.
Байгуҗалылардан куркып алар Байгуҗа белән үз араларына Гөтбер авылын салырга рөхсәт бирәләр. һәм үз иярченнәре белән безнең межа буена килеп утырырга котыртканнар. Менә шулай итеп Могин тавы буенда (Мөгаен тавы дип тә әйткәннәр) Гөтбер авылы барлыкка килә. Гөтбер кешеләре безнең белән дус яшәмәгәннәр. Безнең авыл кешеләре Гөтбер авылы янындагы җирләрне эшкәрткәндә, Гөтбер хатыннары, басу киртәсе буена килеп, арт якларын ачып күрсәтә торган булганнар.
Вакытлар үтү белән Талип чокырындагы елга кипкән. Ул елга Уракай күленнән су алып торган. Ләкин урманнар киселеп беткәч күл кипкән. Уракайлар суга интегеп яшәгәннәр. Шуның өстенә Уртавыл халкы аларны һәр вакыт тынгысызлап торган –малларын урлаганнар, каралтыларын яндырганнар, Саклап торып тукмап җаннарына тигәннәр. Менә шуннан индеУракай кешеләре Байгуҗа авылына “Уртавыл яфалавыннан” коткарыгыз. Без сезнең туганнарыгыз, кан кардәшләрегез. Безгә олы су буена күчеп утырырга җир бирегез “-дип ярдәм сорап килгәннәр.
Байгуҗа авыл кешеләре “Һәй ел саен Гөтберлеләр белән гаугалашканчы төшеп утырсыннар шунда , Гөтбер белән чиктәш җирләрне бирергә кирәк “- дигәннәр. Менә шулай итеп Уракай кешеләре Урҗа елгасы буена күчеп утырганнар. Алар үзләренң Ябалак буендагы әрәмәлекләрен безгә биргәннәр.(Ул әрәмәлек Костино белән Ябалак арасында иде. Соңыдан Ябалакка күчте. Ә Уракайның элекке авыл җире (урыны) колхозларга тракторлар кайтканчы сакланган. Авыл урынын шул тракторлар кайткач кына сөргәннәр. Ә менә борынгы зиярат урынын әле бүгенге кәндә дә табырга була,

продолжение следует.


у

 

.

М