google6aa8a382fd343835.html
По страницам летописи
 

Меню сайта

- ОФИЦИАЛЬНАЯ СТРАНИЦА
- Карта сайта
- Новости
- Страницы истории
- Наши земляки
- Биографии
- Наши легенды
- История соседей
- Мысли в слух
- Рефераты

Как это было

 Земляки, выходце из наших краев, мне очень важно знать ваше мнение на эту страницу. Здесь записана только несколько страниц из истории нашей деревни. Интересует ли вас летопись Байгузино? Оставьте ваши мнение в гостевой книге.

Авыл булып утыргач Байгуҗа кешеләре Байхуҗа бабай җитәкчелегендә авылның биләмәләрен-җир һәм урманнарын билгеләп межа баганаларын утыртканнар. Багана чокырына шешәгә күмер тутырп салганнар. Межа балкы буйлап,татар Керпе аша (ул вакытта әле Керпе авыллары булмаган) көньяк көнчыгышка сузыла.

1908 елны таш җәеп эшләгән почтовый тракт юлы безнең иске межа өстендә эшләнгән. (Ул юл Уфадан башланып Бөре,Чурай , Борай ,Красный холм аша Николо-березовкага бара иде. Юлны ел саен төзәтеп, ремонтлап торганнар. Перегон саен,патша чиновниклары ат алмаштыру өчен,станциялар булган ул юл өстендә). Межа очлы арка тавын узгач көнчыгышта Сусады елгасы буйлап Ябалакка таба сузыла. Төньякта Күчтә межасы,Уракай (Талип чокыры),Гөтбер елгасы (ул вакытта Гөтбер авылы булмаган) бара,Һәм Шәмәкне әйләнеп Көнбатышта Әйбуләк,Ямбай аша барып Иске Кодаш буйлап Керпегә килеп тоташа. (1910 нчы елларда Әйбуләк уртасындагы Мәчет янында безнең межа баганасы булган әле).

Их, Җанкай Гәзелбанат,
Кара кузләрең.....

Белмим кара кашлы кара күзле уймак авызлы,зифа буйлы, Гыйзелбанат әби булгандырмы, ләкин Байхуҗа бабай аны мактап шулай ярты җырлар җырлый торган булган. 104 яшкә җитеп үлгән Нигматулла бабай “байлар алар электән үк кылтым булганнар. Кешеләрне хәйрән калдыру өчен, мөгез уйлап чыгырганнар”, дип сөйли торган иде. Бу җырлар аңардан язып алынган. (Укытучы Хәбиб бабай язган)

1580 нче еллар тирәсендә Байхуҗа бабай үлгән. 79 яштә. Үзе үлгәндә аның дүрт улы,ике кызы булган (Ураннан башка). Байхуҗа бабайны Әмҗе кешеләре үтергәннәр. Бу хәл менә болайрак була.

Байхуҗа бу якларга килгәнгә кадәр үк бу тирәләрдә кешеләр яшәгәннәр. Буа елгасы буенда зур гына Урта авыл булган. Уртавылдан бүә тамагына күчеп утырган Әмҗе (Ком һәм Сосновка диптә йөртәләр) авылы булган. Бәдрәш белән Яңа авыл кешеләре Уртавылдан күчкән булсалар кирәк.Чөнки Бәдрәш белән Яңавыл уртасында калганлыктан аны Уртавыл дип атаганнар. Соңрак Бүә арягына Уртавылдан күчеп Янтык авылы (Яна Уртавыл) нигезләнгәч Иске Уртавыл дип атаганнар. Башкорт авыллары болар.

Кечкенә Айбуляк авылыда булган. Әйбуләк кешеләредә башкалар кебек, чукындырудан куркып, Казан ягыннан качып килгән татарлар булганнар. Алар Бәдрәш кешеләреннән аю тавына Авыл булып утырырга рөхсәт сораганнар. Шулай итеп 1554-60 нчы елларда Аю бүләге(Айбуляк) авылы нигезләнгән. Борынгыда Әйбуләк утырган каш җирне Аю тавы дип йөрткәннәр.

Гаят зур гына Кучте (Костино) авылы булган. Кучте элек Эткенәгә якын каш җирдә тауда булган.(исемедә Күчте булмаган). Күчте кешеләре бик усал һәм тискәре булганнар. Кантонга ясак (налог) түләүдән баш тартканнар. Кантонның ясак җыярга җибәргән кешеләрен үтергәннәр. Ачуланган кантон гаскәр (укчылар) белән килеп Күчте авыл кешеләрен язалап үтергәннр. Авылны яндырып, урынын сөрдереп киткәннәр. Кантон язалавыннан качып котылганнары, Сусады елгасы буена, урман арасына авыл булып утырганнар һәм авылга “Күчте” дип исем биргәннәр,дип сөйли торган иде,Фатих Абзый Нигматуллин, Күчте авылының бердәнбер укый яза белгән кешесе.

Аннан инде Айбүләктән көньяктарак Ямбай исемле мари авылы булган. Ямбай бик борынгыдан Бүә арягында, Пулат елгасы буенда булган. (Исхак авылыннан Пулат елга авылына бара торган юл өстендә,чирмеш кирәмәте бар. Борынгы Ямбай зияраты ул.) Анда чакта ул мари авылының исеме ничек булгандыр,билгеле түгел. Ә хәзерге Ямбай урынына Ямбай исемле мари җитәкчелегендә күчеп утырганнар,һәм авылны Ямбай дип атаганннар, Дип сөйли иде Идел бай агай. (Ул хәрби коммунизм елларында безнең волостта Хәязләр белән бергә,продагент булып эшләгән иде.
Бу авыллaрның кешеләре татарларда,мариларда,удмуртларда чукындырудан качып Казан ягыннан килеп утырганнар. (Мариларны урыслар мыскыл итеп серый мышь дип атаганнар. Соңгарак серый мышь - черемискә, тагыда соңгарак чирмешкә әйләнгән. Удмуртларны элек ар яки вот як дип, безне типтәрләр дип йөрткәннәр. Урыслар бу якка крепостной тәртипләрдән качып килгәннәр –Үзәк Россиядән.

Хәзер менә Байхуҗаның үлеме.
Авылның биләмәләрен (җирләрен,урманнарын суларын) межалап планлаштыргач, Байхуҗа, Мәскәүдән үзе белән алып кайткан географик карталарны, циркуляр инструкцияләрне,ак патшаның (Иван Грозныйның) предписанияләрен йөккә төяп, үзенең якын дуслары писарь Улян, кучер Уракай һәм тагы берничә ярдәмчеләре белән ”Уран дачасы” чикләрен билгеләп , межа баганалары утырту өчен юлга чыккан. Кама (Чулман) буйларында, Байхужа карталарга карап, бер төркем кешеләр белән межа баганалары утырта башлагач, Әмҗе кешеләре куркуга төшкәннәр. Бу кеше безнең җирләребезне, урманнарыбызны тартып алачак, һәм үзебезне кол итәчәк дигәннәр. Шуннан алар урысларны яллаганнар да Байхужаны үтергәннәр. Һәм барлык кәгазьләрен елгага ташлаганнар. Кагәзьләр шулкадәр күп булганнар ди, елга буылып торган имеш. Шуннан бу күп сулы киң елганы Буа елгасы дип йөртә башлаганнар. Байхужа карталарында “Уран елгасы” яки “Уран река” булган дип сөйлиләр.

Уфадагы крайны өйрәнү музеенда “1773-1775 елларда урыс империясе” дигән карта бар (географик карта) . Ул картада без яши торган территориядәге авылларның да, елгаларның да исемнәре юк. Яшелгә буялган карта өстенә кызыл эре хәрефләр белән”Уранцы” дип язылган. Димәк без типтәрләр дә, башкортларда,түгел, ә татар милләтеннән булган “Уранлылар” Уран халкы булып чыгабыз.

Их, җанкай Гәзелбанат,
Зифа буйларың....

1687 елларда Урҗа елгасы башланган җирләргә марилар килеп авыл булып утыра башлаганнар. Һәм авылларын Орья баш (Урҗа баш) дип атаганнар. Марийларның бу якларга Пётр первый патшалык иткән елларда, урман кистереп язалавыннан күпләп качып килүләредә билгеле.
Шушы 1687 еллардан башлап Байгуҗа авылының көнбатыш ягыннан ага торган күп сулы, зур елганы Урҗа елгасы дип атаганнар.

Урҗалай буйлары ямьле лә,
Урҗа сулары бик тәмле.
Урҗалай суларын ла эчкән кызлар,
Нечкәләй билле, ак тәнле.
Бәлки бу җыр шул заманнардан башланып, хәзер дә җырланып киләдер.

1692-93 елларда авылдан түбәнрәк Урҗа елгасын буеп тегәрмән салганнар. Тегәрмән хуҗасы Гайнемөхәммәт исемле кеше булып, ул авылда иң хәлле кешеләрдән берсе булган. Тегәрмәнне Урҗа баш марилары килеп эшләгәннәр. Тегәрмән янында ук елга аркылы зур күпер салганнар.

Еллар үтү белән авыл зурайган. Күп кешеләр килеп утыра башлаганнар. Күпчелеге байларга эшләгәннәр - урман төпләгәннәр. Хәллерәкләре үзләренә җир әрчегәннәр. Авыл зурайгач урлашу, сугышу кебек тәртипсезлекләр башланган. Шундый тәртипсезлекләрне булдырмас өчен авылга кантон килеп Мөхәммәтҗан дигән кешене авыл башлыгы - тәртип саклаучы итеп билгеләгән. Мөхәммәтҗан укый-яза белмәсәдә, бик зирәк һәм акыллы кеше булган. Ул вакытта авылда бер генә укый-яза белгән кеше Зарифҗан мулла булган. Мөхәммәтҗан кушуы буенча Зарифҗан мулла туган балаларны, үлгән кешеләрне ай һәм числоларны белән язып барган һәм никахларны теркәп барган.
Мөхәммәтҗан һәр бер нәсел кешеләренә тамга билгесе керткән. Ишлерәк булган менә дүрт нәселнең тамгалары. :
1. Габсадыйк нәселе(Габманнафның атасы, хәзерге Манаповлар, Ганеевларның ерак картатасы. Ачы һәм мәктәп урамнары,төньяк өлеше) ике кабарга
2. Сәлим нәселе ( клуб урамы, икенче урам һәм югары урамның төньяк өлеше, Уракай авыл кешеләре) өч кабырга.
3. Уразбай нәселе (авылны урталай ярып көнчыгыштан Урҗа елгасына кадәр сузылган урамның көнҗяк өлеше, югары оч, Улҗян балаларыннан таралган кешеләр) – капка түбә тамга.
4. Гаптерәзәк (Газзак) нәселе. (Фәттә,Төхфәй, Фарваҗетдин бабайлар һәм алардан таралган балалар- аркылы урам) –каз аяк тамга.
Мөхәммәтҗан халыкны җыеп Байхуҗа бабай заманында ук утыртылып череп ауган межа баганаларын, күмелгән межа чокырларын яңартырга , урманнарга делянкалар ярырга кирәк дип өндәгән. Яңадан межа баганалын утыртырга 10 кешене билгеләгәннәр. Араларында Насыйр исемле, азрак укый яза белүче, бераз урысча пупынучы кешене яваплы – башлап йөрүче итеп куйганнар. Межа баганалары яңартылган, делянкалар бүленгән.

Унҗиденче гасыр азакларында Урҗа елгасы башына ( безнең көньяктагы җирләр чигенә) урыслар килеп утыра башлаганнар. Башта алар бик аз булганнар. Ләкин бик тиз баеганнар. Маллары күп булган, игенне белеп икәннәр. Алар исерткеч (самогон ) эшләргә белгәннәр. Шуның белән татарларны, марийларны алдаганнар, юк кына хакка эшкә яллаганнар. Урман яндырып, төпләтеп җир әрчеткәннәр. Еллар үтү белән алар ишәйгәннәр. Яңадан яңа урыс гаиләләре килеп утыра башлаганнар. Урыслар безнең якка крепостной праводан качып килгәннәр. Ә безнең якта крепостной право булмаган. Шулай итеп бездән көньякта Крпе авылы барлыкка килгән.
Насыйр үзенең дусты Хәбибҗан белән урыслар белән аралашып ,урыслар белән дуслашкан. Авыл халкы рөхсәтеннән башка урысларга безнң җирләрне,болыннарны, урманнарны саткан. Насыйр бик явыз һәм мәкерле кеше булган. Ныграк тормышлы кешеләрне алдапта, куркытып та малларын алган. Авыл халкы аннан куркып яшәгән. Урыслар үзләредә аннан курыкканнар. Шуның өчен аны һәр вакыт сый хөрмәт белән каршы алып самогон эчереп торганнар. (Менә ул безнең авыл халкының натурасы. Ул бүгенге көндә дә саклана. Чит кешеләр ни өчендер якынрак кабул ителә. Беренче чиратта ятларның йомышы йомышлана,ә инде авылдашларга соңрак, Әле ансыда кай вакытта гына. )


продолжение следует.


у

 

место под ваши ссылки

М