Страницы истории деревни Байгузино
 
Яңалыклар
 

 

 

Вот как описал своё генеалогическое древо Кильметов Талип Садикович

  Һәр кем үз нәселен җиде буынга тиклем белергә һәм ихтирам итәргә тиеш. Шуның өчен, Коран китабының читенә һәр кем үз нәселен язып барган. Минем зур әткәй Имамутдиндә язган аны. Ул үлгәч Җәләев Өлфәтләр зур әткәсе Җәләлетдин бабай язган. Җәләй бабай (без аны яшь бабай ди идек) үлгәч, Баһаман ак бабайга күчкән ул Коран китабы. Ул язмаган ,саклаган гына, чөнки Баһаман ак бабай укый –яза белмәгән.
Байгуҗа карт белән авылга нигез салучыларның берсе, Бикбалтаның - малае Корыч исемле булган.
Корычның 4 кызы, 1малае булган. Малаен Түмәнәй кушаматы белән йөрткәннәр. Мулла азан әйтеп кушкан чын исеме Килмәт булган. Бер генә малай булгач, аны инәсе яратып, “Түмәдәй” дип йөрткән. Малай үсә төшкәч, кешеләр: «Синең исемең ничек”- дип сорагач, малай: “Түмәнәй”- дип әйткән. Шуннан аңа бу кушамат гомерлеккә тагылып калган.
Мин комсомол булгач, фамилия эзләп Баһаман ак бабайга бардым. “Миндә синең кебек “Гайсин” булыйммы”- дип сорадым.”Юк. Син улым, я Корыч , я Килмәт булырсың”- диде. Шуннан мин Килмәт булдым. Хәзер инде күпләр минем исемне белмиләрдә. Килмәт агай, Килмет бабай диләр. (Үз артымда Колакай Килмәт диләр)
Түмәнәйнеңдә 4 кызы,1 малае булган. Малае - Килдияр исемле.
Килдиярнең малайлары 3 булган.
1.Габделгани.
2.Мәннәнгали
3.Мәргәнгали.
Мәннәнгали инде безнең ерактагы карт әти була. Мәннәнгалинең Бер генә малае булган. Гайсә исемле.
Гайсәнең 3 кызы 5 малае булган.
Бер кызы Фәрваҗетдин бабайга барган. –Миңнегулов Талип агайларның карт инәсе.
Икенчесе Гөтбердә булган—Хакимҗан агайлар инәсе. (Хакимҗан агай малае –Сәгыйт бар әле)
Өченчесе Шамсинур әби Айбүляктә иде.
Малайларның зурысы Галәүетдин - Низамов Мулламөхәммәтләр карт әтәсе.
Икенчесе Баһаутдин - малайлары Фазетдин белән Фатхулла-Җөкәү ягына күчеп киткәннәр.
Өченчес Имаметдин-минем зурәткәй .
Дүртенчесе Җәләлетдин-Җәләев Өлфәтләр карт әтәсе.
Бишенчесе Баһаман бабай-малае Хабислам
Безнең зур әткәй-Имаметдиннең 3 кызы,2 малае булган. (Бичәсе Кодаш авылыннан төшкән,бик бай кеше кызы булган - Ягъни безнең зурәнкәй)
1.Гыйлмесөрур әби, Айбүләктә иде.
2.Мөхәммәтгәрәй зур бабай - Мөхәмматнур әткәсе, ((кушаматын попросили удалить) Матнур)
3.Фатыйма әби—Арыслангәрәйләр инәсе.
4.Гыйлмесадыйк-Минем әткәй.
5.Фатиха түтәй яшләй үлгән.
Безнең зур әткәй, Имаметдин, укымышлы кеше,хәлфә-балалар укытучысы булган. Минем әткәй Гыйлмесадыйкта вакытына күрә укымышлы булган. Эткенә авыл кешеләре анны указной мулла итеп куярга приговор җыйган елны, 1911-елда үлеп киткән. Шулай итеп мин мулла малае булу урынына, көтеүче малай - батрак булып калдым. Миңа ни бары биш кенә яшь иде. Озын елга буена печән чабарга киткән әткәйнең үле гәүдәсен арбага сузып салып алып кайтканнары хәтердә. Әткәй 1878-елда туган. Действительный хезмәттә, Японнарга каршы сугышта яраланып кайткан. !904 –елда өйләнгән.
Ә хәзер Түмәнәй малае Килдиярнең икенче малае –Мәргәнгали нәселенә күчебез.

Мәргәнгалинең 4 малае булган
1.Борһанетдин.
2.Хаялетдин.
3.Шәрәфетдин.
4.Фарваҗетдин.
Борһанетдин малае-Шаһабетдин,аның малаеАлетдин, аның малае Гыйлемҗан, аның малае Расул. (Талип бабай Килметов бу юлларны язганда исән иде)
Хаялетдиннең малае Алетдин, аның малае Хатмулла,аның малае Габдулла 1914 елгы (Талип бабай Килметов бу юлларны язганда исән иде)
Шәрәфетдиннең малае Фәухетдин,аның малае Нарислам, аның малае Салих ((кушаматын попросили удалить) Салих)
Фарваҗетдиннең бер малае - Фаррахетдин, аның малайлары Миңнегәрәй белән Закирҗан абзыйлар. Миңнегәрәй малае - Рахим(кушаматын попросили удалить),малае Нураный, Закирҗан малае - Рәмиз.
Фарваҗетдиннең икенче малае - Ямалетдин,аның малае да Миңнегәрәй. Миңнегәрәйнең малайлары булмаган. Кызлары Әминә ( Саҗидә,Закирә,Нәсимәнең инәсе) Мәрьям (Хәмзә инәсе)

Ә хәзер Түмәнәй малае Килдиярнең –Гәбделгани исемле малае нәселенә күчебез.
Килдиярнең зур малае Габделгәни дигән идек. Аның малае Галләметдин исемле булган. Галләметдиннең малайлары
1.Кашафетдин.
2.Җиһанша.
3.Гыйльманша.
Кашафетдин малае - Габдрәхим, аның малае Рахим 1906 елгы (Талип бабай Килметов бу юлларны язганда исән иде)
Җиһанша – малае Хөббихуҗа, аның малае Арыслангәрәй (летчик, сугышта арка сөяген сындырып гарипләнеп кайтты) аның малае Зикаф.(Хузин)
Гыйльманша малае Миншакир,аның малае Газетдин-1911 елгы сугышта булып аягы гарипләнеп кайтты.


продолжение истории





Познай себя | | | | |