По страницам летописи
 

Меню сайта

- ОФИЦИАЛЬНАЯ СТРАНИЦА
- Новости
- Страницы истории
- Наши земляки
- Биографии
- Тарих битлэре
- История соседей
- Мысли в слух

Познай себя

 Земляки, выходце из наших краев, мне очень важно знать ваше мнение на эту страницу. Здесь записана только несколько страниц из истории нашей деревни. Интересует ли вас летопись Байгузино? Оставьте ваши мнение в гостевой книге.



Бу тарих, хәтирәләр шуларны язып калдырган Талип ага Кильметов исеменнән языла.
Авылымның ямен, сувы тәмен беләм.
Сөям шуңа аны, җаным, тәнем белән.
Габдулла Тукай үзенең туган авылы Кырлай турында әнә шулай язган.Чынында үзенең туган җирен сөймәгән кеше юктырда. Әгәрдә ике-өч ел авылга кайтып булмаса, авылны өзлеп сагынасың. Аның кырлары, урманнары, сулары сагындыра. Безнең “Кара сыер” чишмәсе суыннанда тәмлерәк суны, бер генә җирдәдә таба алмассың.
“Кара сыер” чишмәсе дип авылның төньяк өлеше су ала торган, (Бәрсүән елгасы буендагы) чишмәне әйтәләр.
“Ал бидерә,бар суга, салкын чишмә басуда.
Салкын чишмә суын эчкәч, янган йөрәк басыла.”
Борынгы заманда,безнең авыл шаулап торган кара урман эчендә утырган вакытта, шушы чишмә урнында йөз еллаган, бик юан чыршы үсеп утырган булган. Көннәрдән бер көнне көчле җил чыршыны тамыры белән аударып ташлаган ди. Чыршы кувышыннан кара сыер тиресе чыккан ди. Шуннан кешеләр тагы берәр әйбер килеп чыкмасмы дип чыршы төбен казый башласалар, ургылып су чыккан ди. Менә шуннан калган “Кара сыер” чишмәсе инде ул. Авыл кешеләре чишмәне тазартып, буралап куйганнар.Шул чишмә авылның кешеләрен әлегә тиклем тәмле су эчерә.



Тагы мин сезгә “Балчыклы” чокыры тарихын языйм әле. Хәзерге “Балчыклы” буйлары элек кеше үтә алмаслык кара урман булган. Урман булгач инде “Балчыклы”ның күп сулы елгасы да булган. Безнең авылдан Сусады-башка бара торган юл өстендә (Сусыды-баш зиратыннан түбән) “Балчыклы” елгасының зур күпере булган. Ул күпер өяз каласы Бирскийдан, волость үзәге Байгуҗага йөри торган үзәк юл булгач, “Балчыклы” күпере рәшәткәләп, матурлап ясалган булган.
Бердән бер көнне безнең авылның ике кешесе, әйтик Гали белән Вәли, Сусады-башка таба юлга чыгалар. Көн эссе, тамак кибә. “Балчыклы” күперенә җиткәч, ярдан төшеп су эчәләр. Су салкында, тәмледә тоела Гали белән Вәлигә.
Гали:
-Сизәсеңме? Су түгел,бал бит бу!-ди.
-Шулайрак күренә. Әллә бал чишмәсен эзләп китәбезме?- дип хуплый Вәли.
Елга буйлап урман эченнән, “Балчыклы”ның башына таба китәләр болар. Бал чишмәсен табып, бал сатып баю турында хыялланалар. Киемнәрен чытыр эләктереп ертуга да исләре китми. Бал саткач яңаны алачаклар бит.
“Мәзин” чишмәсенә (Бу чишмә дә, бугенге көндә дә үзенең ширбәтле сувы белән, юлчыларның куандыра) җитәрәк күрәләр. Күрәләр дә тамашага исләре китеп, туктап калалар. Бик юан карама агачы елгага аркылы ауган. Карама кувышыннан, әллә ничә еллар буе җыелган бал елгага ага икән. Карама тирәсендә бал кортлары мәж килә, якын барарлык түгел икән.
Безнең табышка юлыккан егетләр йөгерә атлый авылга кайталар. Корт белән шөгелләнүче картлардан: чиләкләр, тубаллар,битлекләр, төтәткечләр алып “Балчыклы” чокырына китәләр. Балны чиләкләргә, кортларны тубалларга тутырып, шау-гөр килеп, зык-замана килеп “Карлы тау”га килеп җиткәннәр ди. Шунда киңәшләшеп, авылдан умарталар китереп, “Карлы тау” чокырында кортларны япканнар ди.
Шуннан башлап бал табылган чокырны- “Балчыкты”, корт умарталары утырткан җирне- “Корт бакча” дип йөртә башлаганнар.
продолжение следует.


у

 

место под ваши ссылки

МММ
метка2